"Куңелем илһамлана" исемле шигърият кичәсе

Мәчетле районы Яңа Мөслим китапханәсендә "Серле каләм" шигърият клубы әгьзалары белән очрашу үтте. "Күңелем илһамлана" дигән шигърият мизгеленә шигырь иҗат итүчеләр, әдәбият һәм шигърият сөючеләр, китап укырга яратучылар җыелды. Авылыбыз татантлы кешеләргә бик бай. Алар арасында инде шактый тәҗрибә туплаганнар, яңарак каләм тибрәтә башлаучылар да бар. Авылдашларыбызның эчкерсез шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады – дип яза китапханәче Анфиса Мөнир кызы Ганиева