Бакалы район хакимияте залында "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" төбәк иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе утырышы узды.

Бакалы район хакимияте залында "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" төбәк иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе утырышы узды.

Утырышта Бакалы районы хакимияте башлыгы Ефимов Олег Алексей улы да катнашты. Ул үзенең чыгышында районыбыз территориясендә эшчәнлек җәелдергән иҗтимагый оешмалар эшенең халкыбыз өчен никадәр мөһим булуын ассызыклап үтте. Шулай ук алда торган бурычларны билгеләде һәм оешманың эшен алып баруда зур уңышлар теләде.

Чараны дәвам итеп, без узган елгы эшләребезгә йомгак ясадык, коллегаларыбыз мәгълүматларын тыңлап уздык. Ел дәвамында бик матур эшләр башкарылды, күркәм чаралар оештырылды. Районыбызда татар дөньясына кагылышлы башкарылган эшләр турында бүлекчә җитәкчесе Гыйззәтуллин Илнур Әгъзаметдин улы, муниципаль районның мәгариф бүлеге методисты Махиянова Гөлнара Рәфкать кызы, Камышлытамак мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Зәйдуллина Нурсилә Сәмигул кызы, Яңа Урсай авыл китапханәсе китапханәчесе Шәйхуллина Әлфирә Шәрифҗан кызы, муниципаль районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Хөсәенов Илгизәр Әхияритдин улы чыгыш ясадылар.

Утырышта катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2024 елга эш планы кабул ителде.

Чараның соңгы өлешендә актив эш алып барган коллегаларыбыз Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:
•Хөсәенов Илгизәр Әхияритдин улы
•Мөхәмәдиярова Гүзәл Зөфәр кызы
•Махиянова Гөлнара Рәфкать кызы
•Зәйдуллина Нурсилә Сәмигул кызы
•Шәйхуллина Әлфирә Шәрифҗан кызы
•Зиннатуллина Розалия Габделәхәт кызы
•Шәйгарданов Ильяс Мирзанур улы

Быел да эшләребез гөрләп барсын, югары уңышларга ирешергә язсын, хөрмәтле милләттәшләребез!