Хуш Кыш, исәнме Яз!

Мәчетле районының бик күп авылларында кышны озату бәйрәме утте. Ул иң күңелле, бала-чага һәм олыларның да көтеп алган бәйрәме. Халыкның сайлау чорында ялын оештыруда районның хатын-кызлар оешмалары, «Ак калфак»лар, фольклор төркемнәр, клуб, китапханә хезмәткәрләре зур активлык оешканлык курсәттеләр. Коргат авыл клубы алдында, «Хуш киләсен Нәүруз", Әләгәздә коймак бәйрәме, Яңа Мөслим, Әжекэй авылларында кышны озату узды. Кунел кутәрердәй җыр-биюләр, уеннар, төрле бәйгеләр кызу барды. Халык рәхәтләнеп кунел ачты. Әлбәттә самавыр чәе, майлы коймактан бәйрәмгә килуче һәр кунак авыз итте.

Мәчетле районынын мәдәният йорты алдында үткән Кышны озату бәйрәмендә «Иң яхшы коймак» исемле конкурс игълан ителде. Ярышта 12 команда узларенен коймак пешеру осталыкларын күрсәтте. Бер жирда халык коймак-чәй белән сыйланса, икенче җирдә ярышлар-уеннар барды... Конкурста катнашучылар, бәйрәмгә килүчеләр өчен зур сәхнәдән рус, татар, башкорт җырлары яңгырады. Татар халкының бәйрамчә кунелле җырларын «Зөбәрҗәт» халык ансамбле башкарды. Бигерәк тә халык гармун моңнарын яратып тыңлады... Конкурста «Светлячок» балалар бакчасы коллективы беренче урынга чыкты. Барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәчетледә мондый бәйрәмнәр ел саен утә. Халык та бик теләп катнаша.