"Туган яктан илһам алып”

Караидел районы модельле китапханәдә шигърият көненә багышланган "Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Шигърият - ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.

"Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә..." дип язган шагыйрь Ренат Харис . Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бу көнне чын мәгънәсендә сихри кичәгә жыелдык. Бу очрашуга районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез һәм пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче үрнәк гаиләләр чакырылды. Кичәне алып баручылар Тәнзилә Якупова һәм Әлфия Хусаинова ачып җибәрделәр. Алар бәйрәмгә килгән шагыйрәләребезгә һәм кунакларыбызга киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр ижат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәүләрен теләделәр. Шулай ук очрашуда катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль- сәясәт буенча урынбасары Валинуров Рамиль Карам улы һәм район мәдәният йорты начальнигы Булатов Руслан Рөстәм улы бәйрәм белән тәбрикләп, үзләренең җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә килгән шагыйрьләр Заһит Мурсиев, Фидаиль Сафин, Тәнзилә Якупова, Гөлсем Набиуллина үзләренең шигырьләрен тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп укып, китап сөюче кунакларыбызны яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алдылар. Кичәдә мәһәббәт, матур гаилә, туганлык, нәврүз, туган җиребез турында шигырьләр яңгырады. Кичәгә тагын бер җылылык һәм ямь өстәп, Зилә Рахматова һәм Мөганиф Абраров җырларын бүләк итте. Ә “Идел” түгәрәгенең иң актив агъзасы Нәзилә апа Әхкәметдинова, үзенең котлау сүзләрен әйтеп, килгән кунакларга бәйрәм бүләкләрен тапшырды.
Шигърият - ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала, дип сүзен башлады Венера Гаяновна Ильясова .Ул якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен укып, аларга зур ижади уңышлар теләде. Шулай ук районыбызның күркәм парлары Жәүдәт һәм Илсөяр Хатмуллиннар очрашуда катнашканнарга жылы теләкләрен житкереп, гомер мизгелендә язучылар, шагыйрьләр белән очрашкан вакытларын матур итеп искә алдылар. Равиль Канип улы Гиниятуллин үзе дә ижади кеше. Шигырьләр язу, үзенә охшаган шигырьләргә көйләр язу аның тормыш юлында матур чорлар булып тора. Равиль Канип улы да очрашуда катнашучыларга үзенең жылы сүзләрен әйтеп, изге теләкләрен житкереп, үткәрелгән кичәгә зур бәя бирде. Бу көнгә карата китапханәдә кичәнең темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә урын алган китаплардан китап сөючеләребезгә шигырьләр укырга тәгъдим ителде. Очрашудан якташ шагыйрьләребезнең иҗаты белән инде таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте. Бөтендөнья шигърият көненә арналган кичәне оештыручылар һәр катнашучыга да рәхмәтләрен белдереп , алга таба да шундый актив, иҗат сөюче булып калуларын теләп хушлаштылар. (Караидел районы татар Конгрессы җитәкчесе Якупова Тәнзилә Муллаян кызы)