«Тәрбия дәресләре – 2024»

Милли хисләр, милли аң тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкмады ул. Телевидение һәм интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә белем бирү учрежденияләрендә балаларга, яшьләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш: туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.
Нәкъ менә «Тәрбия дәресләре – 2024» бәйгесенең максаты да шундый!Конкурсның бурычлары: һөнәри һәм югары уку йортларының талантлы студентларын ачыклау, аларга ярдәм итү, этнопедагогика традицияләрен торгызу, яшьләр арасында татар халкының рухи кыйммәтләрен пропагандалау, үсеп килүче буынны рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатларында проектлар булдыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һөнәри компетенцияләр формалаштыру.
Татар әдәби телен белгән Россия Федерациясе колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар белән татар телендә уздырылган үз тәрбия дәресләрен тәкъдим иттеләр бу проектта.
Дәреснең актуальлеге, яңалыгы, практик кыйммәте һәм тәкъдим ителгән дәрес материалына ия булуның нигезлелеге, практик тормышка ашыруның сыйфаты, иҗади якын килүенә ихтибар ителде. Катнашучы яшьләрең эшен компетентлы жюри бәяләде: Стәрлетамак шәһәре 23 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Римма Тәнзил кызы, Стәрлетамак шәһәренең 14 нче мәктәбе директоры Нагаева Зилә Закир кызы, Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәис урынбасары Ахунова Зәлия Рәфис кызы һәм жюри рәисе Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедра мөдире Мансуров Илсур Салихҗан улы.
«Тәрбия дәресләре – 2024» педагог Рәмзилә Вәлитованың тууына 110 ел тулуга багышланган Бөтенроссия этномәдәни белем һәм тәрбия конкурсы. Рәмзилә Гыйләҗ кызы Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә туган, Татарстан Республикасының Арча педагогия училищесында укыткан, тормыш иптәше белән бергә танылган татар «Әлифба»сын һәм башлангыч мәктәп өчен күп санлы уку әсбаплары булдыручы булып тора.
Ә инде 29 март көнне Стәрлетамак шәһәре барлык катнашучыларны җыйды: регионара фәнни-методик семинарның "Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә уку грамоталыгын булдыру максатында «бирем-күнегүләр төзү» секциясендә "Тәрбия дәресләре- 2024" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Гран-при иясе - Юнусова Эльвира , КФУ ның Алабуга филиалы, җитәкчесе - Габидуллина Фәридә Имаметдин кызы. Чын күңелләрдән котлыйбыз!
Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы башкорт һәм төрки филология факультетының татар һәм чуаш филологиясе кафедрасына, Башкортстан татарлары Конгрессының Стәрлетамак шәһәре җитәкчесе Илсур Салихҗан улы Мансуровка, Стәрлетамак татар этномәдәни белем бирү үзәгенә, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедра доценты Мукимова Нәсимә Әнвәр кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!Бу чараны оештыру һәм үткәрүдә алрның роле әйтеп бетергесез зур. Яшьләрне милли рухта тәрбияләү, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү – безнең мөһим бурыч.