«Тәрбия дәресләре – 2024»

Милли хисләр, милли аң тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкмады ул. Телевидение һәм интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара.

Һич тутыкмас бай һәм гүзәл “Халкым хәзинәсе”!

29 март көнне Бәләбәйнең “Урал-Батыр” милли мәдәни үзәгендә шаулап-гөрләп “Халкым хәзинәсе” муниципаль татар мәдәнияте фестивале узды.

Ел саен уздырыла торган әлеге зур чараның максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телне үстерү.

Фестивальнең дүрт номинациядән торган (вокал, музыка уен кораллары иҗаты, нәфис сүз, хореография) конкурсында балалар, өлкәннәр, коллективлар берсенән -берсе матур чыгышлары, осталыклары белән тамашачыларның көчле алкышларына, таләпчән жюриның гадел һәм югары бәясенә лаек булдылар.

"Туган яктан илһам алып”

Караидел районы модельле китапханәдә шигърият көненә багышланган "Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Шигърият - ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.

«Рух. Дәрт. Моң.» Төбәкара татар мәдәнияте фестивале Бишбүләк җирендә!

«Рух. Дәрт. Моң” фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны буенча быел чын-чынлап рекорд куелды: Башкортстан район-шәһәрләреннән һәм Русия Федерациясенең Татарстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәләреннән барлыгы 143 гариза кабул ителде. Бу матур чараны Бишбүләк район хакимияте, мәдәният бүлеге үткәрде, оештыруда Башкортстан татарлары Конгрессы ярдәм итте.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS