Казахстанда "Нәүрүз" бәйрәме

Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Казахстан Республикасы татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе Кәримов Тауфик Акрам улы чакыруы буенча Салават шәһәре татарлары конгрессы җитәкчесе Клара Зәкий кызы Сабирьянова Астана шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмендә катнашты, Казахстан Республикасы башкортлары һәм татарлары вәкилләре Зәйнуллин Роберт Филит улы һәм Дамир Рәфкать улы Солтанов белән уртак очрашу үткәрде.

"Халиков укулары"

2024 елның 22 мартында Бүздәк авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Муллаян Дәүләтшин улы Халиковның тууына 130 ел тулуга һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Халиков укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Галимҗан Ибраһимов көннәре

Март аенда Авыргазы районының барлык авылларында, китапханәләрдә атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовка багышланган «Галимҗан Ибраһимов» көннәре үткәрелде.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS