"Туган як авазлары"
21 март көнне, Борай районы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Туган як авазлары” дип аталган шигырь укучылар конкурсы үтте.
Бәйгенең максаты - нәфис сүз жанрына кызыксынуны арттыру, шигъри сүз аша туган телгә кызыксыну формалаштыру, район халкында гражданлык-патриотик тәрбиягә ярдәм итү, әдәбият һәм тарихка кызыксыну һәм хөрмәт үстерү, китап һәм уку статусын күтәрү, район китапханәләре укучыларының иҗади активлыгын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү.