Башкортостан татарлары конгрессы ел нәтиҗәләренә багышланган башкарма комитет утырышына әзерлекне башлады

Башкортостан татарлары конгрессы ел нәтиҗәләренә багышланган башкарма комитет утырышына әзерлекне башлады. Районнардагы җирле бүлекчәләр башкарган эшләре, оештырган чаралары турында мәгълүматләр юллый башлады. Ә без исә кызыклы, әһәмиятле һәм матур чаралар хакында яңалыклар урнаштырачакбыз.
Түбәндә Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе рәисе Зәбир Зыязетдин улы Сәләхов җитәкчелегендә оештырылган "Татар мәдәнияте айлыгы" турында мәгълүмат урнаштырдык.

Шаранда татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты!

19 ноябрь көнне Шаран районы мәдәният йортында Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе оештырган татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты үтте.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның Ютазы районыннан “Сердәшләр” фольклор ансамбле һәм Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Татар мәдәнияте айлыгы һичшиксез телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә бәяләп бетергесез урын алып тора.

"Шаран тургае -2021"

Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында Шаран авылы мәдәният йортында татар җырын башкаручыларның «Шаран тургае-2021» бишенче, балалар фестиваль-конкурсы узды.
Фестиваль-конкурсның оештыручылары: Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсенең башкарма комитеты һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге.

"Башкортостан Республикасының Шаран районы тарихында татарлар: туган якны өйрәнү, генеалогия, мәгариф, мәдәният"

Шулай ук, татар мәдәнияте айлыгы кысаларында "Башкортостан Республикасының Шаран районы тарихында татарлар: туган якны өйрәнү, генеалогия, мәгариф, мәдәният" дип исемләнгән чара үтте.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS