Атнабайга – һәйкәл

Тәтешле җирендә данлыклы якташыбыз - Халык шагыйре Әнгам Касыйм улы Атнабаевка һәйкәл ачылды.
Чарада Русия Федерациясының Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары королтае Президиумы рәисе Аетколова Эльвира Ринат кызы катнашты. Шулай уҡ Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан шагыйрьнең иҗатташ дуслары, аның иҗатын сөючеләр бик күп иде.
Һәйкәл район китапханәсе алдында урнашкан. Шагыйрь анда кулына китап тотып утырган килеш сынландырылган.

Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "Түгәрәк уен"

Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "АК калфак энҗеләре" "Түгәрәк уен" уздырды. Чара татар телендә, татар җырлары , бию-шигырьләр белән үрелеп барды. Анда төрле милләт балалары да катнашты. Аеруча балаларга ,, Яулык алыш" уены ошады. Ак әбинең балаларга теккән кулъяулыклары, пешереп алып килгән кабартмалары тиз таралды. Төрле бизәкле яулыклар белән "Түгәрәк уеннар" уйналды. Кем җырлады, кем шигырь сөйләде, кем биеде. Ә Мәдинә исемле кыз Фатиха сүрәсен сөйләде. Бәйрәм бик күңелле үтте – дип язалар "Ак калфак энҗеләре" хатын-кызлары.

27 февраль көнне «Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җирлектәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Һәр милли тел, һәр халык — дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге ул. Шуның өчен милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә булган һәм булачак.

27 февраль көнне «Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җирлектәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. «Миллионга якын татар яшәгән Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрен үстерү өчен күп эшләр башкарыла» – диде Радий Фәрит улы Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән узган очрашуда.

Хәйрия концерты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Туймазы районы Гафур авылында районның үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән хәйрия концерты узды. Әйтергә кирәк, махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән якташларга ярдәм итү максатыннан оештырылган бу беренче генә чара түгел. Изге башлангычка нигез салучылар - Илчембәт авылында яшәүче тынгысыз Шәриповлар гаиләсе.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS