Бакалы район хакимияте залында "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" төбәк иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе утырышы узды.

Бакалы район хакимияте залында "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" төбәк иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе утырышы узды.

Утырышта Бакалы районы хакимияте башлыгы Ефимов Олег Алексей улы да катнашты. Ул үзенең чыгышында районыбыз территориясендә эшчәнлек җәелдергән иҗтимагый оешмалар эшенең халкыбыз өчен никадәр мөһим булуын ассызыклап үтте. Шулай ук алда торган бурычларны билгеләде һәм оешманың эшен алып баруда зур уңышлар теләде.

"Куңелем илһамлана" исемле шигърият кичәсе

Мәчетле районы Яңа Мөслим китапханәсендә "Серле каләм" шигърият клубы әгьзалары белән очрашу үтте. "Күңелем илһамлана" дигән шигърият мизгеленә шигырь иҗат итүчеләр, әдәбият һәм шигърият сөючеләр, китап укырга яратучылар җыелды. Авылыбыз татантлы кешеләргә бик бай. Алар арасында инде шактый тәҗрибә туплаганнар, яңарак каләм тибрәтә башлаучылар да бар. Авылдашларыбызның эчкерсез шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады – дип яза китапханәче Анфиса Мөнир кызы Ганиева

Бер күрешү – үзе бер гомер!

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында МИНЗƏЛƏ ТАТАР ДƏҮЛƏТ ДРАМА ТЕАТРЫ Т.Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен тәкъдим итте. Тамашачылар арасында сәхибҗамалылар дә күмәк иде. Минзәләлеләр бүләк иткән матур тамаша һәм ихлас, җылы очрашулар күңелләрне күтәрде. Әйе, бер очрашу - үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 25 апрельдә Уфа Нур татар дәүләт театрына Илгиз Зәйниевнең "Ситса туй" әсәрен алып киләчәк. Очрашулар насыйп булсын!

Изгелек тараттылар

Республика халкы, олысыннан алып балаларга кадәр, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә ярдәм күрсәтүне үз бурычы итеп саный һәм мөмкин булганча моны эшли дә. Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә “Әйләнә-тирәгә изгелек тарат!” дигән исем астында узган хәйрия концерты да шуның бер мисалы. Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан махсу хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган бу чарада балалар, фольклор коллективлар һәм танылган артистлар катнашты.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS