Афиша

Уфа

Уфа, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, 26 февраль, 2018 ел, 19 сәгатьтә.

ТАТАР КЫЗЫ 2018!

ТАТАР КЫЗЫ Уфада 21 апрельдә Нур театрында 15 енче тапкыр үтәчәк! Бәйгенең шартлары Татар кызы 2018 группасында тиз арада эленәчәк.

Оештыру эшләрендә күрсәткән ярдәме өчен Рима Амировна

Утяшевага , Уфадагы Берлек оешмасы исеменнән мең рәхмәт! Эшләребездә таяныч булган даими иганәчеләребезгә, Камиль әфәнде Аблязовка, Мөдәрис әфәнде Шигабутдиновка, безнең өчен туган йортка әйләнгән татар Нур театрының директоры Ильдар Азгамовичка, гомүмән Нур театры коллективына рәхмәтлебез.

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына хәтер кичәсе

5 февральдә 19 сәгатьтә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми истәлегенә әдәби-музыкаль кичә уза. Керү бушлай.
Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

"Җырлый каләм - тыңла, Галәм!"

8нче февраль көнне Языково Үзәк Мәдәни йортында "Җырлый каләм - тыңла, Галәм!" дип аталган зур күләмле әдәби- музыкаль тамаша үткәрелә. Чарада район иҗатчылары белән берлектә республикада билгеле сәнгать әһелләре дә катнашачак. 

Рәхим итегез, дуслар! Бергәләп ял итик, рухыбызны баетыйк, сафландырыйк! 

Башлана кичке сәгать 18:00 сәгатта. 

Pages

Subscribe to RSS - Афиша