Мәхмүт Гәрәев Советлар Союзы Герое исеменә лаек!

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны Советлар Союзы Герое итеп танырга дигән тәкъдимне яклый.
«Эшлекле кешеләр клубы — ДЛ-16» инициативасы буенча «Мәскәү татарлары Штабы» армия генералы, легендар совет һәм Россия Хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны (1923-2019) искә алу кичәсен оештыра.

Башкортстан татарлары оешмаларының 2020 елга эш планы

Башкортстан татарлары оешмасының 2020 елга төзелгән тулы эш планы.
Әлбәттә, бу планда барлык районнарның үткәрәләсе чаралары исәпкә алынмаган.
Кадерле дуслар, үзегезнең районнарда үткәреләсе масштаблы чараларны:
*почтага kongresstatarrb@gmail.com хат яза,
*группага https://vk.com/kongresstatarufa юллый,
*эш телефонына +7(3472) 46-48-45 шалтыра,
*WatsApp +79279652818 номерына фото яки язып җибәрә аласыз.

Яңа эшкә баш салынды

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Россия Федерациясе Президенты грантын алуга проектлар әзерләүдә катнаша. Без даими рәвештә бу юнәлешне камилләштерү, яхшырту өстендә эшлибез. Шуңа бәйле психологик фәннәр кандидаты, доцент Оксана Сергеевна Батурина белән берлектә яңа эшкә баш салдык. Очрашуның көнүзәк мәсьәләсе булып проект эшен җитештерү һәм аны тормышка ашыру торды. Күз уңында халыклар дуслыгы, туган телне саклау, аның өчен төрле чаралар үткәрү, методик кулланмалар булдыру кебек темалар өстенлек алды.

“Нур” театры нәни дусларына һәм әти-әниләргә чираттагы бүләк әзерли

22 февральдә "BabyNur" проекты кысаларында театрда күңелле бәйрәм узачак. Программада: кызыклы уеннар, җыр-биюләр, "Нур" театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары һәм Фәйзи Гаскаров исемендәге ансамбленең нәни биючеләре чыгышлары, күргәзмәләр, башка бик күп активлыклар.
Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS