Фикер язу

Туймазы театрын Мәскәүдә тагын көтәләр

Мәскәүдә Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре зур уңыш белән үтте.

Театрның иҗат коллективы башкалада "Бердәм Русия" партиясенең "Кече шәһәрләр театрлары" проекты кысаларында куелган башкорт классигы Хәбибулла Ибраһимовның "Җизнәкәй" һәм Александр Коровкинның тамашачы яратып өлгергән "Түтиләр" комедияләрен тәкъдим итте.

Тамашалар бик күп театр сөючеләрне, башкаланың татар һәм башкорт якташлар җәмгыятьләре әгъзаларын җыйды. Гастрольләрне ачу тантанасында Русия Федерация Советы Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, "Заманча" продюсерлык үзәге директоры Ринат Вәлитов, язучы һәм шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова катнашты.

Иҗат коллективын театр директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин тәкъдим итте.
Икенче көнне тамашага "Түтиләр" комедиясенең авторы Александр Коровкин килде.

Башкала тамашачысы актерларның, спектакльләрне куючыларның осталыгына югары бәя бирде. Мәскәүдәге гастрольләр Туймазы театрының үз йөзе барлыгын күрсәтте. Якташларыбызны анда тагын көтеп калдылар.
http://kiziltan.ru/kultura/9758-tuymazy-teatryn-mskd-tagyn-ktlr.html

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.