Фикер язу

Укытучымның укытучысы турында

Яз айларына аяк басу белән мәктәпләрдә дә югары уку йортларында да кызу урак чоры башланды. Бу укучыларның, талипларның имтиханнарга әзерлеге түгел, бәлки алган белемнәрен күрсәтергә мөмкинлекләр ачылу , төрле ярыш-конкурсларның күплеге хакында сүз әйтергә теләвем әле. Ике-өч ай элек БДУ ның Стәрлетамак филиалының башкорт теле һәм төрки телләр филологиясе факультетында “Укытучымның укытучысы” дигән темага очеркларга ярыш игълан ителгән иде. Ярыш югары уку йортларында укучы талиплар һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында бик көчергәнешле барды. Очерклар өч телдә, башкорт, татар һәм чуаш телләрендә кабул ителде. Күптән түгел генә бу ярышка нәтиҗәләр ясалды. Факультетта зур чара оештырылды. Республикабызның төрле районнарыннан 70 очерк кабул ителеп, арадан эчтәлеге, куелган таләпләргә туры килә торган югары бәһаланган эшләрнең авторлары укытучылары белән берлектә университетка чакырылды. Укучылар арасында татар телендә язылган очерклар арасында иң яхшысы итеп Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбе укучысы Әхмәтова Айсылу (укытучысы Кәримова Альмира Тәлгать кызы) ,талиплар арасында Бәләбәй гуманитар-техник көллиятнең I курс талибы .Муллагалиева Юлиананың (Суфьянова Светлана Гали кызы) эшләре билгеләнде. II дәрәҗә диплом белән Стәрлетамак шәһәренең 30 нчы санлы мәктәбе укучысы Вахитова Розалия (укытучысы Төхвәтуллина Гөлүзә Барый кызы), Федоровка районының Каралачык мәктәбе укучысы Усманова Ләйсән, (укытучысы Хәйбуллина Сөмбел Раффак кызы), Октябрьский шәһәренең 18нче мәктәбе укучысы Галина Диана (укытучысы Шәйхуллина Ильмира Назип кызы) бүләкләнде. Ярышта җиңүчеләрнең эшен республика гәзит-журналларында бастырырга, берләштереп факультетта җыентык- альманах чыгарырга карар ителде.

Бу чараның университетның ачык ишекләр көненә туры китерелеүе уңышлы булды. Бүгенге оптимизация-кыскартылышлар чорында булган кыенлыкларны искә алып тормыйча, бик күп төрле телле кафедралар берләштерелеп бер факультет булып эшләүне дә уңайлы итеп оештырып булуын күрсәтте бу уртак эш. Төрле телле балалар, укытучыларга үзләренең тәҗрибәләре, белемнәре белән уртаклашырга, уңышларын күрсәтергә мөмкинлек туды. Бүгенге көндә күп мәктәпләр яшь белгечләргә кытлык кичерә. Җәмәгатьчелек каршында укытучы һөнәренең бөеклеген тагын бер кат исбатланды. Мәктәп тәмамларга торган балаларда алдагы көнгә һөнәр сайлау мәсьәләсе торганда.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.