Фикер язу

ТАНЫП ДУЛКЫННАРЫН КАГА

25 апрель көнне Балтач муниципаль районының район мәдәният йортында фольклор бәйрәме үтте. Ул чара ике өлештән торды. 2018 ел Башкортстан Республикасында Гаилә елы буларак игълан ителгән иде. Әлеге чараның тәүге өлешендә Балтач районының күркәм гаиләләре түрдә булды. Алар үзләре белән таныштырды. Татарда борын-борыннан килгән табын кору, самоварда кайнатып чәй эчү, татар милли ризыклары белән кунак итү серләре турында сөйләделәр. Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Вафина Люция Ябир кызы, һәр гаиләгә соклануын, горурлануын белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә район авылларының фольклор коллективлары сәхнә тотты. Тамаша залында татар халкынының халык җырлары, мөнәҗәтләре, биюләре башкарылды.
Бар тамашачы каршында Балтач районы Администрациясенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Рахимов Фирдәвес Гайнел улы: “Гореф-гадәтләребезне, туган-телебезне, ата-бабаларыбыздан мираска калдырылган җиребезне без сакламасак, кем саклар? Ул безнең гомерлек бурычыбыз”, − дип ассызыклады һәм әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы татарлары конрессы, “Ак калфак”, “Сәхипҗамал” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмаларына ихтирамын белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы вәкиле Алик Харис улы Локманов: “Әлеге чарада без буш кул белән түгел. Районның егерме китапханәсенә байтак китаплар алып килдек. Татар кешесе укырга, мәгьрифәтле булырга тиеш. Татар теленә, татар мәдәниятенә, гомумән алганда, аның яшәешенә һөҗүм барган чакта, без милләтебезне саклау эшендә аеруча фидакарьлек күрсәтергә тиешбез ” – диде. Аның кулыннан Кашапова Илүсә Фәрхетдин, Гатина Земфира Әмир, Кәшфуллина Рита Мәүли кызларына Башкортстан татарлары конгрессы оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Галин Фигать Хан һәм Гәлләмов Наил Хафиз уллары Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы вәкиленең урынбасары Сөләйманов Руслан Флүр улы фольклор бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп: “Бөтендөнья татар конгрессы быелгы эш планына Башкортстан татарлары белән бәйле күп чаралар кертелгән. Балтач җирендәгесе шуларның берсе. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк”, − диде һәм үзе иҗат иткән милли шигырьләрен укып ишеттерде.

Үзенең чыгышында Балтач районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Хамитов Дамир Мәүлитхан улы да әлеге чарада катнашкан һәр гаиләгә, һәр фольклор коллективына, килгән кунакларга, чараны карап утырган тамашачыга олы рәхмәтен әйтте.

Г. Тукай рухы белән сугарылган шагыйрьнең шигырьләрен укудан башланган чара аның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Бу җыр шушы көннәрдә һәр тарафта яңгырыйдыр, чөнки апрель – Тукай ае бит.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.