Фикер язу

Мишкә районында татар авыллары җыены узды

Мишкә районында татар авыллары җыены узды, ул Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү әләме элгән Гази Заһитовның туган авылы Янакошта башланды.

Районның 14 татар авылында 3,5 меңгә якын милләттәшебез яши. Юбайкүл, Иштыбай, Карачим, Мәүлет, Тирәкәй, Атнагол, Карач, Татарбай, Өръяды, Башбайбак, Субай, Сафар, Янакош авыллары вәкилләре бу төбәкнең иң күркәм саласы булган Бабайга җыелды.

Биредәге мәчеттә җомга намазы укылды. Анда авылның аксакаллары белән беррәттән, яшьләр, балалар да сафка басты. Имам-хатыйб Хәниф хәзрәт Шәйморатов вәгазь сөйләде.
Авыл уртасына Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә салынган стеллага чәчәкләр салгач, халык клубка ашыкты. Монда аларны бай эчтәлекле программа көтә иде.

Анда һәр авыл үз йөзен күрсәтте – фойеда кул эшләре осталары күргәзмәләре урын алса, сәхнәдә һәр авыл турында видеоязмалар күрсәтелде, концерт номерлары башкарылды. Чараның бу өлешен район хакимият башлыгы ярдәмчесе, танылган сәхнә остасы Илгиз Шәкүров әзерләгән.

Җыенга Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Илдар Мингәрәев килде. Ул Мишкә районы китапханәләренә 500 данә татар китаплары, халык мәнфәгатенә армый-талмый хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары алып килде. “Башкортстан татарлары конгрессы” җитәкчесе Заһир Хәкимов та шундый ук Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр әзерләгән. Аларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов тапшырды.

Җыенның иганәчеләре Фәтхинуровлар, Шәйморатовлар, Напалковлар, Абраровлар, Сәхибгәрәевлар туган як турындагы иншалар һәм башка иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләргә, шулай ук быел үзләренең гәүһәр туйларын билгеләүче ветераннарга бүләкләр тапшырды.

Ә иң зур бүләк – ул халыкның рух күтәренкелеге, бердәмлеге һәм иман ныклыгы, дип исәпли чараны оештыручылар.

Резеда Вәлитова

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.