Фикер язу

Нинди матур бәйрәм - Гашыйклар көне

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Бүген - 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне, Мәхәббәт көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйтер дип ышанып каласы килә.
Шул уңайдан:
Мәхәббәт турында кызыклы фактлар
*Хисләрнең иң кайнаган чагы чама белән 12-18 ай тирәсе дәвам итә. Аннан соң беркадәр тынычланып кала.
*Ирләрнең 75 проценты өченче күрешүдән соң чынлап торып гашыйк була.
*Яраткан кешең янында йөрәк тибеше ике тапкырга ешая.
*Бер күрүдән гашыйк булу мөмкинлегенә 45 яшькә җитмәгән кешеләрнең 65 проценты ышана, ә өлкәннәрнең нибары 40 проценты гына.
*Гашыйк булучылар сирәгрәк авырый. Аларның канында иммуноглобулин дигән нәрсә (вируслы чирләрдән саклаучы аксым) 40 процентка югарырак була.
*Мәхәббәт — Бөтен дөнья Сәламәтлек саклау Оешмасында диагноз буларак рәсми рәвештә теркәлгән, аның шифры — F63.9 30 минут йөгерү, яки 30 грамм шоколад ашау гашыйк булуга тартымрак тойгы уята ала.
*Гашыйк булырга теләмәгән кешеләр ешрак гашыйк була.
*Мәхәббәт романнары укырга яратучылар укымаучыларга караганда 74 процентка күбрәк очракта бәхетле гаилә төзи.
*Романтик мөнәсәбәтләр бер елдан артык сузыла алмый, чөнки баш миенең мөмкинлеге бетә.
*Яратышып озак вакыт бергә яшәүчеләрнең йөзләре охшаш була башлый. Т
*Тугыз ел бергә яшәгәннән соң гына гаилә тормышы тулысынча тотанаклыга әйләнә.
*Һәр ике кешенең берсе сөйгән ярын шәхси милке кебек күрә.
*Сөйгәне турында уйлаган вакытта кешенең иҗади эшчәнлеге югарырак була.
*Охшаш холыклы кешеләр бер-берсе белән тиз аралашып китә, әмма аларның мөнәсәбәте озакка чыдамаска мөмкин.
*Бер-берсенә карашып торган гашыйкларның йөрәкләре бер ритмда тибә башлый.
*Кешеләрнең 66 проценты күзен йомып үбешә.
*Бер-берсен нык яраткан кешеләр ешрак тиргәшә.
Чыганак: © Марат Кәбиров сайты - http://maratkabirov.com/fayda/14-fevral.html

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.