Фикер язу

Җиңүчеләр билгеләнде

18 фераль Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды. Конкурста җиңгән 70 ләп бала I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Алар арасында Башкортостан Республикасыннан Кушнаренко районы Илек урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гыйләҗева Азалия, укытучысы - Вәлиева Зөлфия Дагий кызы III дәрәҗәле дипломга лаек булды.
Җиңүчеләрне котлап, жюри рәисе Әзһәр Шакиров: «Мондый балалар, аларга тәрбия бирүче ата-аналар булганда, татар әле яши,»- дип өметен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров: «Бу проектны без алга таба да дәвам итәчәкбез», — дип белдерде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.