Фикер язу

Казанда "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

20-21 февральдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда телләргә, аларның тел системасындагы хәзерге торышына кагылышлы төрле мәсьәләләр каралды, төрле халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше тәкъдим ителде. Конференциядә Казахстан, Казан, Уфа, Алабуга, Яр Чаллы, Чувашия, Уральск, Мозамбикадан килгән катнашучылар катнашты. М.Акмулла исемендәге БДПУнан: 4 курс студенты - Рамазанова Алинә Г. Ибраһимовның "Казакъ кызы”
романындагы этнолексика", 2 курс студенты - Шәяхмәтова Гөлшат "Башкортстан Республикасы Илеш районы Йонны авылы лингвокультурема үрнәкләре" үз нотыклары белән чыгыш ясадылар.
"Безнең фәнни җитәкчебез Насипов Илшат Сәхиятулла улына, шулай ук әлеге конференцияне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Без бик күп файдалы мәгълүмат алдык, төрле илләрдән килгән кызыклы шәхесләр һәм катнашучылар белән таныштык." - дип яза безгә Алинә Рамазанова.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.