Фикер язу

Шаран районында – татар мәдәнияте айлыгы

Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы съездына әзерлек чикләрендә республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында Конгресс бүлекчәләренең отчет-сайлау конференцияләре уза. Байтак районнарда татар мәдәнияте айлыгы игълан ителеп, чаралар киң колач ала.

Шулай, Шаран районында да ул мәдәният хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында узды. Чараның кунаклары арасында район хакимияте башлыгы Фидан Ишемгулов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Бөтенрусия татар авыллары” ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов та бар иде. Киңәйтелгән җыелышны Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе рәисе З.Сәлахов алып барды.
Фидан Әлфир улы билгеләвенчә, Шаран районында төрле милләт вәкилләре дуслыкта, татулыкта яши һәм бердәмлектә эшли. Ел әйләнәсендә узган милли чаралар да шуңа ачык мисал. Районда татар фольклор һәм вокал ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Татар конгрессы да яшь буында телебезгә, йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә сөю тәрбияләү буенча зур эш башкара. Шаран авылында быел алтынчы тапкыр “Сөн сандугачы” татар җырларын башкаручылар төбәкара конкурсы узды. 2013 елдан башлап балалар арасында “Шаран тургае” район бәйгесе дә уздырылып килә.
2017 елдан башлап 2022 елга кадәр чордагы татар конгрессының эшчәнлеге турында доклад белән Зәбир Зыязетдин улы чыгыш ясады. Ул татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, балаларда туган телгә сөю тәрбияләү юнәлешендә оештырылган чараларга тукталып үтте һәм киләчәккә билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.
Районның мәгариф бүлеге методисты Г.Галимова сүзләре буенча, райондагы 10 мәктәптә 613 бала татар телен өйрәнә. Кызганычка каршы, туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр саны елдан-ел кими. Шуңа карамастан, узган уку елында районның дүрт укучысы татар теле буенча олимпиадада катнашып, икесе җиңүчеләр исемлегенә кергән. Җирекле мәктәбенең татар теле укытучысы И.Абдуллина да вакытында әлеге мәктәптә драматург Ибраһим Абдуллин, шагыйрә Зарема Әхмәтҗанованың белем алуы хакында зур горурлык белән сөйләде. Әле дә биредә иҗат кичәләре, төрле чаралар даими оештырылып тора.
Мәгариф ветераны Наилә Габдулина билгеләвенчә, туган телне өйрәтүне гаиләдән башларга кирәк. Үзара татар телендә сөйләшеп, балаларыбызга бишек җырлары җырлап, әкиятләр сөйләп үстерсәк, телебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булачак.
Тел – динне, дин телне саклый. Шаран районының имам-мөхтәсибе Манфас хәзрәт Садыйков та Зәбир Зыязетдин улына рәхмәтләрен җиткерде. Нәкъ аның башлангычы белән Коръән сурәләрен укучылар арасында “Моңлы ислам” конкурсы үткәрелә башлаган һәм ул күркәм йолага әверелеп киткән. Анда хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша.
“Бөтенрусия татар авыллары” ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов татар авыллары үзенең матурлыгы, чисталыгы һәм эшсөяр кешеләре белән аерылып торуын билгеләде. Авылларыбызны сакласак, телебезне дә саклый алачакбыз, диде ул.
Телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү эшенә күп көч салучыларның һәммәсе лаеклы бүләкләрен дә алды.
Шулай ук әлеге чарада районның татар конгрессы башкарма комитетының яңа составы да сайланды. Аның җитәкчесе итеп янә Зәбир Сәлаховныкуйдылар.
Күркәм чара, йола буенча, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фотолар “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Шаран районы бүлекчәсе тарафыннан җибәрелде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.