Фикер язу

Бер йодрыкка төйнәлик!

Күптәннән бергә җыелып аралашуга, байтак мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә сусаган Бәләбәй татар җәмәгатьчелеге активистлары шушы көннәрдә “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясен үткәрде.
Шуны да әйтергә кирәк, бу җитди чара эшлекле һәм җылы халәттә, ихлас үтте. Бәләбәй муниципаль районы хакимияте вәкиле, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлеге җитәкчесе Артур Садыйковның, Уфа кунагы – Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зилия Ахунованың катнашулары, чыгыш ясап, төпле, рухыбызны дәртләндергән сүз әйтүләре җыелышның мәртәбәсен тагын да күтәрде.
Төбәк иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев җидееллык эшкә отчет белән чыгыш ясады. Әйе, саный китсәң, рухыбызны ныгыту; телебезгә, милләтебезгә, тарихыбызга, динебезгә карата сөю хисен көчәйтү; йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмау-яшәтү юнәлешендә башкарылган эшләр бихисап. Рәсүл Корбан улы Русия, Татарстан, Башкортстан, шәһәр, район дәрәҗәсендә уздырылган зур чаралар, аларда бәләбәйлеләрнең катнашуы, шулай ук оештыру эше алып барулары турында тәфсилләп бәян итте. Милли хәрәкәт эшендә телем, милләтем дип янып йөргән олы буын милләттәшләребезгә, бүгенге активистларга, иганә ярдәме күрсәтүче эшкуарларга аерым тукталып рәхмәт белдерде.
Фикер алышуларда тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хөсәенов, матбугат ветераны Хаҗи Әхмәтҗанов, Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, “Урал батыр” биләмәара милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Илдус Разетдинов, журналист Зәйфә Салихова, татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова, милли хәрәкәт активисты Флүр Яһудин катнаштылар. Алар үзләренең эш юнәлешендәге чишәсе мәсьәләләр белән уртаклаштылар, милли хәрәкәт эшендә яшьләрнең аз булы җәһәтеннән борчылуларын белдерделәр, уңышларга тукталдылар, инде арабыздан китеп барган, әмма эшләре, ярдәмнәре, кеше буларак халкыбыз күңелендә якты эз калдырган милләттәшләребезне искә алдылар.
Киләчәккә эш планына кертү өчен тәкъдимнәр дә әйтелде.
Артур Марат улы татар оешмаларының бер түгел, ә дүртәү булуы (Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе, Башкортстан татарлары илли-мәдәни автономиясенең Бәләбәй бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, татар иҗтимагый үзәге), һәм аларның бер-берсен аңлап, ишетеп, бергә эш алып баруларының мөһимлегенә, көчнең бердәмлектә булуына басым ясады.
Зәлия Ахунова җыелыштан канәгать булуы, Бәләбәй төбәге татарлары белән якыннан танышуы өчен шатлыгы белән уртаклашты, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, татарлыгыбызны көчәйтү юнәлешендә изге эш-гамәлләр башкаруыбызга ышаныч белдерде, сорауларга җаваплар бирде. Ул бер төркем милләттәшләребезгә “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыелышта катнашучылар Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәевның эшчәнлегенә югары бәя бирде, бертавыштан аны янә рәис итеп сайлады. Шулай ук бүлекчәнең идарә әгъзалары да билгеләнде, алдагы эш планы өстендә эшләү, аңа җыелышта яңгыраган тәкъдимнәрне кертү бурычы куелды.
Алда туган телебезне, милли йолаларыбызны саклау, Аксаковта төзелә башлаган мәчеткә булдыра алганча ярдәм күрсәтү, халкыбызның үзаңын күтәрү, рухи офыкларын киңәйтү өчен мәдәни чаралар уздыру, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының тиражын арттыру, яшьләрне милли хәрәкәт эшенә җәлеп итү, балаларыбызны чын татар кызы, чын татар егете итеп үстерү максатында изге бурычлар, бихисап зур эшләр тора. Ә Бәләбәй татарлары – зур һәм чәмле, кыю һәм иҗади көч ул. Бер йодрыкка төйнәлеп, барсын да булдырырга мөмкин.

Фото "Башкортстан Республикасы татар конгрессы"ның Бәләбәй бүлекчәсе тарафыннан җибәрелде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.