Фикер язу

Балаларга бәйрәм бүләк иттеләр!

Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел кичәсе оештырылды. Әлеге чарада Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары да катнашып, да балаларга татарча китаплар бүләк иттеләр.
Чишмә районында аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Татлы Яңа ел” кичәсе менә инде икенче ел рәттән Чишмә районы гәзите редакциясе һәм “Радуга” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге белән берлектә оештырыла. Быел бу чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да чакырылды.

Бу изге эштә аларга авыл биләмәләре хакимиятләре һәм мәдәният йортлары да зур ярдәм күрсәтә. Алар, үз чиратларында, авыл биләмәсендә яшәүче балаларның исемлеген төзеп, ата-аналарга шалтырата һәм бәйрәмгә чакыра. Шул ук вакытта якын-тирә авылларда яшәүче балаларны бәйрәм узасы мәйданчыкка алып килүне дә тәэмин итәләр.

Проектны оештыручыларның берсе – психолог, җәмәгать эшлеклесе, Чишмә районы хакимияте каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Эльвира Яковлева билгеләвенчә, мондый чараларны алар даими оештырып тора. Әлбәттә, райондагы барлык авыл биләмәләрен берьюлы йөреп чыгу мөмкин түгел. Мәсәлән, Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы берничә авыл биләмәсендә оештырылса, Белем көненә башка мәйданчыклар билгеләнә. Ә инде сабыйларның да, өлкәннәрнең дә көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәме – Яңа ел кичәләре Раштуа бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк һәм бик күп авыл биләмәләрендә үткәреләчәк.

Ярми мәдәният йорты да бу көнне балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Ә әти-әниләргә дә бу көнне берничә сәгатькә булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынырга мөмкинлек булды. Алар, тамаша залында урын алып, сабыйларын күзәтте, алар өчен сөенеп утырды. Кечкенә кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Һәркем үзенең сәләтен күрсәтә алды: бәйрәмчә бизәлгән чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Ә инде залга Кыш бабай килеп кергәч, балалар, аның янына җыелып, махсус Яңа ел кичәсе өчен әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр һәм татлы күчтәнәчләр алдылар.

Яңа елны бүләксез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ә бу көнне алар аеруча күп булды. Эльвира Яковлева билгеләвенчә, проектның даими иганәчеләре дә бар. “Ашан”, “Детский мир” хәйрия фондларыннан тыш, райондагы оешма-предприятиеләр дә изге эшкә актив кушыла һәм балаларга бүләкләр әзерләүдә зур ярдәм күрсәтә. Ә бу көнне балаларның кулына чагу бизәкле татарча китаплар да килеп эләкте. Мондый бүләкне аларга Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина ясады.

Оештыручылар бәйрәм кунакларына шатлык, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Кызыклы уеннар һәм конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. “Татлы Яңа ел” кичәсе кызыклы килеп чыкты. Әйләнә-тирә балаларның шат авазларыннан гөрләп торды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.