Фикер язу

"Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!

Узган елның декабрендә үткәрелгән Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты Идарәсе утырышына җыелучылар телне саклау, үстерү юнәлешендә үзләренең уй-ниятләре, планнары белән уртаклашкан иде. Автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиеваның “Татар гаиләсендә – татар баласы” проекты күпләрдә зур кызыксыну тудырды. Чөнки бу проект үз телен өйрәнергә теләгән гаиләләр белән эшләүне күз уңында тота.
Һәм, Аллаһка шөкер, күп тә узмады, "Татар гаиләсендә - татар баласы" проекты кысаларында "Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!
Ул балаларга, оныкларга туган телне өйрәтүдә зур ярдәм.
"Татар телен өйрәнәм" дәфтәрен “Планета” китап кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук дәфтәрне сатып алырга теләсәгез, 8-937-30-99-102 телефон номерына шалтыратыгыз!
Беренче сатып алучыларны Гөлфия Шәвәлиевадан бүләкләр көтә!
Үз телебезне яратыйк, онытмыйк, балаларыбызга да өйрәтик. Телебез яшәсә, милләтебез дә яшәр, киләчәге дә өметле һәм якты булыр!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.