Фикер язу

Йөрәкләрдә иҗат дөрли әле!

Нефтекама Милли-мәдәни берләшмәләр Үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган "ШИГЫРЬ ЯШИ КҮҢЕЛДӘ" дип аталган әдәби кичә үтте. Биредә шәһәрнең "Инеш" әдәби берләшмәсе әгъзалары, шигърият сөючеләр җыелды.
Кичәдә җирле авторларның иҗат җимешләре яңграды, халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тормыш юлына байкау ясалды. Шулай ук татар телендә иҗат итүчеләрнең әдәби җимешләрен китап итеп чыгару турында да сүз кузгатылды. Бу көнне "Инеш"кә яна җитәкче сайланылды, аны А. Рәҗәпова җитәкләде.
Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Г. Гыйлемханова апрель аенда үтәчәк татар айлыгының якынча эш планы белән таныштырды.
Шигърият кичәсен яңа оешкан "Чулпан" җыр-фольклор төркеме (җитәкчесе Ч. Гафурҗанова) дебюты бизәде, шулай ук "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле (Ф. Сабитова), баянчы Г. Җиһаншин тамашачыларга җырлар бүләк итте.
Татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Г. Гыйлемханова бар милләттәшләр исеменнән 85 яшьлек активист Лүзә Гомәрованы котлап, чуклы шәл һәм гөлләмәләр бүләк итте.
Кичәне матур итеп Нефтекама татар конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Ч. Гафурҗанова алып барды.
Шәһәрнең татар милли үзәге, Татар конгрессы, Татар автономиясе бүлекчәләре, " Инеш" әдәби берләшмәсе белән берлектә әзерләнгән чара оешкан төстә, бай эчтәлектә үтте, туган телебезне кадерләргә һәм сакларга кирәклеген тагы бер тапкыр исебезгә төшерде.
Г. Гыйлемханова.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.