Фикер язу

“Благовар каурые” зур бәйрәмгә әверелде

Языково авылының төп мәйданында “Благовар каурые” I ачык халык иҗаты фестивале узды. Мәртәбәле чарада Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары Зәлия Ахунова да катнаштылар.
Бәйрәм кысаларында этноихаталар конкурсы, осталык дәресләре, декоратив-кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Сәламләү сүзе белән Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов чыгыш ясады. Монда ук бәйрәмнең арт-объекты - каз, фестивальнең символы һәм визит карточкасы «Благовар ҡаурыйы» («Благоварское перышко») тантаналы рәвештә ачылды.
Халык йоласы атмосферасын яңартырга Языково мәдәният сараеның “Аманат” башкорт халык фольклор ансамбле ярдәм итте. Коллектив әгъзалары йоланың бөтен процессын күрсәттеләр, авылдашлар, дуслар, туганнар, күршеләр бергә җыелып, йорт хуҗабикәсенә казларны эшкәртергә ярдәм иттеләр.
Бәйрәм дәвамында сәхнәдә Благовар районының иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә бәйрәмнең чын бизәге булып татар һәм башкорт эстрадасының яшь артистлары, популяр эстрада җырлары авторлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгыш ясады.
Конкурс программасында катнашучылар үзләренең милли ихаталары буенча экскурсия үткәрде. Жюри хөкеменә 12 этноихата тәкъдим ителде. Мамык мендәрләр, юрган тутыру буенча осталык дәресләре җыелучыларда зур кызыксыну уятты.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.