Фикер язу

“Җылак” елатмады, уйланырга мәҗбүр итте

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан тамашачысына режиссер Алмаз Нургалиевның “Җылак” фильмы тәкъдим ителде.
Бу фильмга чакыру алгач, мин, әлбәттә, бик шатланым. “Нур”да булачагын белә идем. Чакыру булмаган очракта да, билет алып, карарга барырга исәп тотып йөри идем. Театрга күнегеп беттек, “Нур” куйган һәрбер яңа спектакльне калдырмыйм, гастрольләр белән килгән татар театрлары спектакльләренә дә зур теләк белән йөрим. Ә менә татарча фильмнар – барыбер сирәк күренеш. Шунысы сөенечле, соңгы елларда татар һәм башкорт нәфис фильмнар юк түгел. Әле күптән түгел генә “Ядәч” фильмын зур экраннарда карадык. “Җылак”ны да, Аллаһы боерса, гыйнвар-февраль айларында кинотеатрларда караячакбыз. Фильмны караганнан соң яңгыраган фикерләр буенча һәм, гади тамашачы буларак, үземнең хис-тойгыларымнан чыгып әйтә алам: аны барысы да карарга тиеш. Монда бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы аша режиссер бик күп проблемаларны да күтәрә. Шуларның иң мөһиме – тел, милләт язмышы. Төп герой үзенең теле, миләте өчен көенә, аның күңеле “елый”, ул башкаларны да татарның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.
Башта ук исеменә тукталасым килә. Әзһәр Шакировка актёрлык профессиясендә еш кына нәкъ елак, туры юлдан тайпылган геройларны уйнау насыйп булган. Сәхнәдә берәр тапкыр гына булса да спектакльдә уйнаган һәркем ризалашыр: рольгә керү өчен ниләр генә эшләмисең, нәрсәләр генә кичермисең... Тамашачы таккан кушамат та “Җылак” икән. Икенчедән, язылышына игътибар итми мөмкин түгел: дөресе – елак булса да, төп герой: “Әйдә, үзебезчә калсын инде”, - дип әйткәч, режиссер да каршы килмәгән.
Фильмның төп герое – РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Галиәскәр Камал исмендәге театр актеры Әзһәр Шакиров. Тумышы белән ул Татарстанның Азнакай районыннан. 1940 елда дөньяга килгән малайның балачагы һәм үсмер еллары гади булмый. Кечкенәдән Казан унверситетына укырга керү теләге белән яна. Һәм бер чемодан белән Казанга килә. Ләкин язмыш кушуы буенча ул Мәскәүдәге М.Щепкин исемендәге югары театр училищесы студенты булып китә. 1961 елда аны тәмамлап, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры труппасына эшкә алына. Менә инде 60 елга якын Әзһәр Шакировның иҗаты шушы театр белән бәйле.
Алмаз Нургалиевның фильмы да безне беренче минутлардан ук Әзһәр Шакировның балачагына алып керә. Совет вакытларыда паспорт алу авырлыклары, Казанга кадәр җиңел булмаган юл, театр карьерасы артистның холкын чыныктыра гына. Фильмда хисләргә бирелерлек урыннар да бик күп. Алар, башлыча, аеруча җылылык һәм ягымлылык белән исә алган әти-әнисе белән бәйле.
Әзһәр Шакиров гомере буе һәм бүгенге көндә дә үз эшендә кайный һәм туган теле, Ватаны өчен борчыла. “Күңел елый, без бик аз калдык”, - ди ул, татар халкының һәрбер алдагы буыны үз телендә аз сөйләшүенә яки бөтенләй сөйләшмәвенә ачынып.
Фильм шәхес турында булса да, аңа ниндидер мәгънә салынырга, аның тәрбияви ягы да булырга тиеш, дип исәпли режиссер. Һәм ул моңа, һичшиксез, ирешкән, дип кыю әйтергә мөмкин.
Шул ук вакытта адәм баласын тәрбияләүдә иң мөһим чараларның берсе – үрнәк яки гыйбрәт алу. Автор да бөек шәхес турында фильм төшереп, күренекле актерның бала вакытлары, тормыш юлы, нинди авырлыклар аша үзенә юл яруын тасвирлап, аны әлеге яшьләр, балалар, бүгенге буын өчен зур үрнәк итеп күрсәтә.
Гомумән, гади авыл баласы турындагы фильм сиздерми генә сәясәт проблемаларына да алып кереп китә. Барысы да ничектер табигый, бер-берсе белән үрелгән кебек килеп чыга. Татар хатын-кызларының образы шулкадәр йомшак итеп сурәтләнгән. Колхоз рәисе дә, беренче карашка бик каты күренергә теләсә дә, күңеле белән ул йомшак кеше, яшьләр өчен аның да йөрәге көя, ләкин шул чордагы таләпләргә каршы килә алмый. Шулай да, егеттә өмет чаткылары, белем алуга зур теләген күреп, паспорт алырга рөхсәтен бирә. Әйткәндәй, залда утыручы олы яшьтәгеләр билгеләвенчә, аларның күбесенә моның аша үтәргә туры килгән. Шуңа аларның күңеленә төп герой кичергән барлык авырлыклар, хис-тойгылар яхшы таныш.
Фильмны караганнан соң, режиссер белән ачыктан-ачык сөйләшү, фикер алышу узды, рәхмәт сүзләре яңгырады һәм, әлбәттә, сораулар да бик күп булды.
Режиссер билгеләвенчә, халыкка, кинотеатрларга җибәргәнче бу фильмны ул анда уйнаган актерларның туган якларыннан башларга карар иткән. Башкортстанда да аны зурлап тәкъдим итү юктан гына түгел – урта яшьтәге Әзһәр ролен зур осталык белән “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов гәүдәләндерде. Шул ук вакытта төп герой – театр актеры булгач, аны профессиональ театрларда күрсәтү теләге туа. Сыйфаты ягыннан кинотеатрларда, әлбәттә, яхшырак, ләкин рухы, энергетикасы – театрныкы, дип билгеләде ул, театр артисты хакындагы фильмның нәкъ театрда күрсәтелүенең олы әһәмиятен билгеләп. Һәм бу уңайдан аны күрсәтергә мөмкинлек биргән “Нур” театры җитәкчелегенә, актерларга, тамашачыларны җыюда ярдәм күрсәтүчеләргә һәм тамашачыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
“Мондый фильм төшерү идеясе каян барлыкка килде?” - дигән сорауны Рәүф Идрисов бирде. Әлбәттә, нинди генә проект булмасын, һәркемне аның башлангычы кызыксындыра. Алмаз Нургалиев та этәргеч биргән сәбәпләрне барлап чыкты. Үзе әйтүенчә, ул “Ак чәчәкләр” фильмыннан башланып киткән. Әлеге фильмның режиссеры һәм операторы буларак, Әзһәр Шакиров белән алар шунда таныша.
- Бу фильмнан соң аның да фикерләре туа башлады. “Барысын да күрәсең, беләсең, актерлар белән эшли беләсең икән”, - дигән мактау сүзләре дә әйтте. Ләкин мин “Ак чәчәкләр”дән соң бу юнәлешне туктатып тордым һәм конгресс эшенә чумдым. Бервакыт телефон шалтырый, таныш булмаган номер, алсам – Әзһәр абый. Үзенә чакырып алды. Каршысына утыртты да: “Син режиссер булырга тиеш, син сәнгатьтә, синең сәләтең бар. Нинди дә булса ярдәмең тия ала икән, син эшләргә тиеш”, - дип киңәшен бирде. Сәнгатьтә яңадан кереп китүемнең сәбәпчесе дә, бәлки, ул булгандыр.
80 яшьлек юбилеенда булып, 28 минутлык монолог сөйләвенә хәйран калдым һәм “Әзһәр абый, бу бит бер документаль фильм өчен әзер текст”, - дидем.
Шуннан соң бер ел тирәсе узгач, ул миңа: “Теге фильмны кайчан төшерә башлыйбыз әле?” - дигән сорау бирде. Әлбәттә, теге яки бу күренекле кешеләр турында фильм төшерүемне сораучылар аз түгел. Ләкин Әзһәр абыйны, минем өчен шәхес һәм кеше буларак та бик кадерле булгач, тыңладым. Башка сәбәпләр дә килеп кушылгандыр инде, - диде Алмаз Нургалиев, сорауга җавап биреп һәм иҗат җимешенең башлангычы турында сөйләп.
Актерларны сайлауга да режиссер бик җитди караган. Үзе әйтүенчә, образларга нинди холык хас, шундыйларны эзли. Күбесе – үзешчән театрлардан. Мәсәлән, Әзһәр Шакировның үсмер чагын гәүдәләндерүче гади авыл малае булырга тиеш, ул– әле студент кына, Нәҗибә ролен дә 11нче сыйныфны тәмамлаган кыз башкара. Урта яшьтәге Әзһәрне, ягъни Айнур Баяновны ул Казанга гастрольләр белән килгән чорда спектакльдә күреп кала, һәм шундый актер кирәк булачак, дип хәтер сандыгына салып куя.
Милләтне шәхесләр тәрбияли дигән фикер белән дә килешми мөмкин түгел. Айнур Баянов билгеләвенчә, безнең республикада да оста режиссерлар һәм бөек шәхесләр бик күп. “Нур” театрын гына алсак та, Сәвия апа Сираеваның тормыш һәм иҗат юлын бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Мөхтәрәм шәхесләребезгә үзләре исән чакта ук булган хөрмәт күрсәтү дә бит бу. Алмаз Нургалиевның изге башлангычына кушылып, эстафетаны безгә дә дәвам итәргә кирәк, диде ул.
Ә үз фикерләрен җиткерүчеләрнең һәммәсе “Җылак”ны районнарга җибәрергә, авыл тамашачысына, аеруча балаларга күрсәтергә кирәк дигән теләк-тәкъдимнәр яңгыратты. “Җылак”ны республикабыздагы татар зыялылары, артистлар, журналистлар караганнан соң шундый уңай фикерләрен җиткергәч, калган тамашачыларның да күңеленә хуш килер, елатмаса да, уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.