Фикер язу

“Сәхибҗамал”лар ялларын файдалы үткәрә

Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасының Борай районы бүлекчәсен шагыйрә, язучы Рәфыйга Усманова җитәкли. Озак еллар дәвамында татар халкына фидакарь хезмәт куючы Рәфыйга Карам кызы җитәкчелегендә Борай районы бүлекчәсе оешманың иң актив эшләүчеләренең берсе булып тора.
- Безнең Борай сәхибҗамалларының Яңа ел алды һәм аннан соңгы бәйрәм һәм ял көннәре дә матур чаралар, күңелле очрашулар, файдалы гамәлләргә бай булды. Махсус хәрби операциядә катнашучы, һәлак булучыларның әниләре һәм гаиләләре белән очрашу, бүләкләү, яугирләребез өчен маскировка челтәрләре үрүне дәвам итү, Яңа елның чыршы бәйрәмнәреннән тыш та, Таңатар, Мулла, Чалкак, Кузбай һәм башка авылларының клуб, мәктәп, мәчет, китапханәләрендә оештырылган халык һәм каникулдагы балалар өчен үтемле чаралар, спорт белән шөгыльләнүләр күңелләрдә якты тәэсир калдырды, - дип хәбәр итте ул. Алдагы көннәрдә дә борайлыларга уңышлар, алга куйган изге уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез!
Чыганак: https://vk.com/club224077603

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.