Фикер язу

"Мәтәүбашым – гомер бишегем”

Менә шундый исем белән шагыйрә һәм журналист Зәйфә Салихованың яңа китабы дөнья күрде. Аның туган авылы Мәтәүбашта, авыл мәктәбендә, әлеге басмага арналган Китап бәйрәме узды.
Күп авылдашларын җыйган, кунаклар килгән чара бик җылы халәттә үтте. Автор басманың эчтәлеге, эшләнеше белән таныштырды, беренче китапны мәктәпкә бүләк итте.
– Китап авылның ил белән бергә кичергән үткәне, язмышына төшкән сынаулар, бүгенге тормышы турында. 300 елдан артык гомер кичергән олпат авылның шатлык-сөенечләре, кайгы-хәсрәтләре, күркәм йолалары, бәйрәмнәре – татар авылына хас гадилеге, ихласлыгы турында. Авылның горурлыгы булган кешеләре турында. Мин әлеге тарихи- публицистик- әдәби китабымда авылымны, авылдашларымны яратуымны яздым, – ди автор.
Авылның хаклы ялдагы хөрмәтле укытучысы Габидә Еркеева, язучы Камил Фазлый, Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәев һ.б. котлау сүзе белән чыгыш ясадылар.
Мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары, Бәләбәй “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вокаль төркеме, сәхнә осталары Зөлфирә Әүбакирова, Марат Шәрәфетдинов башкаруында җырлар, укучылар, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшина яңгыраткан шигырьләр шагыйрәнең иҗатын чагылдырды – чараның бизәге булды.
Бәйрәмне оештыру өчен тырышлык куйган, анда катнашкан һәркемгә Зәйфә Миргазиян кызы чиксез рәхмәтле.

Рузил Имамов фотолары

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.