Фикер язу

Уртак эш өчен!

Нефтекама Милли- мәдәни Үзәк тарафыннан бик күп файдалы эшләр, патриотик акциялар үткәрелә.
Ватанны яклаучылар көне алдыннан, Милли Үзәкнең активистлары хәрби операция солдатларына җибәрергә тукмач кисте.
Бу изге эштә катнашкан барлык хатын- кызларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
_ Ил өстенә төшкән сынауга битараф булмаган хатын- кызларыбыз гуманитар ярдәм җыюда һәрчак актив катнаша. Оекбашлар да бәйлибез, бу эшкә бигрәк тә пенсионерлар, шулай ук " Яшь йөрәкләр" ( җитәкчесе Ф. Сабитова) , Чулпан" ансамбле ( Ч. Гафурҗанова) кызлары актив кушылды, Зинидә Фәйзуллина, аның балалары Ринат Мардисламов, Зилә Борхановалар йон җепләр белән тәэмин итте. Нәтиҗәдә бу партия белән кырыкка якын оекбаш озатабыз, алдагысына бәйли башлыйбыз.
Сеть үрү, окоп шәмнәре ясау - берсе дә читтә калмый. Шулай ук солдатларга укучылар белән бергәләп хатлар язабыз, шәхси этно- музей җитәкчесе Рамзилә Акмалова белән чикән кульяулыклар озатабыз. Әле менә токмач кистек, бу эшкә шәһәрнең генә түгел, күрше Краснокама районының да көмеш волонтерлары актив кушылды. "Өй ашы" солдатларны азга гына булса да уйлары белән туган якларына алып кайтсын, җылы мизгелләр бүләк итсен. Сугышлар тизрак туктап, балакайларыбыз тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын!" дип теләкләр тели-тели кистек тукмачны. Безнең Нурия Галиева дигән активистыбыз инде үзе генә дә әллә ничә дистә оекбаш бәйләде, капчык- капчык токмач кисеп озатты. Узган ел аның оныгы Руслан хәрби операциядә һәлак булды, бүгенге көндә ханым башка солдатларны кайгыртуга бар тырышлыгын сала. Кыскасы, без бер көч булып оешып, кулдан килгәнчә, солдатларга ярәм итәбез, - ди чараны оештыручы Гөлнара Гыйлемханова.
Әйе, бүгенге көндә барыбызда да бер генә теләк: җиребездә тынычлык урнашсын, таңнар тыныч атсын иде!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.