Фикер язу

Атнабайга – һәйкәл

Тәтешле җирендә данлыклы якташыбыз - Халык шагыйре Әнгам Касыйм улы Атнабаевка һәйкәл ачылды.
Чарада Русия Федерациясының Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары королтае Президиумы рәисе Аетколова Эльвира Ринат кызы катнашты. Шулай уҡ Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан шагыйрьнең иҗатташ дуслары, аның иҗатын сөючеләр бик күп иде.
Һәйкәл район китапханәсе алдында урнашкан. Шагыйрь анда кулына китап тотып утырган килеш сынландырылган.
Район үзәге - Тәтешленең төп урамнарының берсен бизәгән шагыйрь һәйкәле райондашларның гына түгел, килгән кунакларның да яраткан урынына әйләнер, дип көтелә.
Берничә ел элек данлыклы җырчы Хәния Фәрхигә ачылган һәйкәлдән ( әлеге вакытта ул ремонтта) Атнабай ерак түгел, шунлыктан килгән кунакларга барсын да карап чыгу бик уңайлы.
Күптән кирәкле эшне башкарып чыккан район хакимиятенә һәм " вечный двигатель" - шагыйрьнең 93 яшьлек энесе Мәгьдән Атнабаевка зур рәхмәт!
Тәтешлеләр үзләренең талантларын бәяли, зурлый белә, моның өчен зур рәхмәт аларга!
(Гөлнара Рәшит кызы Гыйлемханова, Нефтекама шәһәре)

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.