Фикер язу

«Шагыйрәләр гөлләмәсе»

5 март көнне тимер юлчылар китапханәсендә Дим бистәсенең 80 еллык юбилеена арналнан, 8 март хатын-кызлар бәйрәменә багышланган, «Замандаш" клубы һәм урындагы Татар Конгрессы оештырган "Шагыйрәләр гөлләмәсе" чарасы узды.

Легендабыз Дилә апа Булгакова, журналист, шагыйрә, «Рәйхан» иҗтимагый оешмасының алыштыргысыз җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева,"Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Флера Шәрипова, Ризида Мөхәммәтҗанова шигырьләрен укыдылар. Махсус кунак Роза ханым Якупова мөнәҗәт әйтеп Рамазан аена мәдхия җиткерде. Очрашуны шагыйрәләр сүзләренә язылган җырлар бизәде. Гүзәл хатын- кызларыбызны шагыйрь Венер Фәттахов меңләгән шигырьләре арасыннан иң-иңнәрен сайлап укып, искиткеч моңнарын бүләк итте. Башкортостан татар Конгрессы чираттагы чараны музейда, Даян Мурзинга багышланган фильмны карарга дигән фикер җиткерде. Бу матур яз сулышлы җылы очрашу өчен
Башкортостан татар Конгрессы ветераны Зөһрә Вәрис кызы Кинзәбаева һәм Башкортостан татар Конгрессы Идара әгъзасы, оешманың урындагы җитәкчесе Рәмилә Әмир кызы Әхтәмовага зур рәхмәтләр!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.