Фикер язу

Яз бәйрәме белән!

Дөнья шулай яратылган ки, буыннарны-буынга бәйләүче яшәү җебе hәрвакыт хатын-кыз кулында. Ил-көндә ни генә булмасын, хатын-кыз бала тудырган, карап үстергән, ана сөте белән ана телен, милли гореф-гадәтләрне сеңдереп, башка милләтләргә ихтирам тәрбияләп, хәер-фатихасын биреп киләчәккә озаткан.
Татар хатын-кызы милләт анасы, гаилә нуры булу өстенә,hәр заманда да мәгърифәткә тартылган, күп hөнәрләр үзләштергән, hәркайсында диярлек уңышка ирешкән. Алар ханбикә дә, мәгърифәтче дә, эшмәкәр дә, галимә дә, табибә дә, шагыйрә дә, җырчы да, сугышчы да, төзүче дә. Безнең хатын-кызларыбызга бик күркәм, зирәк сыйфат хас: алар көнбатыш шаукымына ияреп ир-атны узып китәргә омтылмый, янәшәсендә булуны күрә, бар булмышы белән дөньяны матуррак, җайлырак, мәрхәмәтлерәк, тотрыклырак итәргә тырыша. Ә ир-атларның бурычы исә - хатын-кызга кадер-хөрмәт күрсәтү, аны ярату, яклау, тормыш-көнкүрешен мөмкин кадәр уңайлы итү.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Хөрмәт белән, Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хакимов

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.