Фикер язу

Галимҗан Ибраһимов көннәре

Март аенда Авыргазы районының барлык авылларында, китапханәләрдә атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовка багышланган «Галимҗан Ибраһимов» көннәре үткәрелде.

Г. Ибраһимов иҗатына башта чынбарлыкка романтик мөнәсәбәт хас була. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908) исемле беренче хикәяләрендә һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1909, рус теленә тәрҗемәдә «Татарка», 1935) повестенда татар мәдрәсәләрендә иске ысул белән укыту һәм тәрбияне оештыру, яшь буынны тормышка әзерләүдәге кимчелекләр кискен тәнкыйтьләнә, шәхес иреге, хатын-кызларга тигез хокуклар бирү мәсьәләләре куела.

Язучы-художник буларак, ул әдәбияттә беренчеләрдән, революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920, «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башын авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен сыйнфый көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Г. Ибраһимовның иҗат колачы милли кысаларда гына чикләнеп калмый, ул революциягә кадәрге чор казакъ тормышының социаль һәм ыруглык каршылыкларын искиткеч тирән һәм тәэсирле итеп ачкан «Казакъ кызы» (1923) романын иҗат итә, әүвәлрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының яңа вариантларын эшли. «Адәмнәр» (1923) повестенда Идел буендагы коточкыч ачлыкның реаль вакыйгаларын тасвирлый.

Әдәби әсәрләр белән беррәттән, Ибраһимов бай публицистик һәм әдәби тәнкыйть мирасы калдыра. 1910 еллардагы мәкаләләрендә үк ул милли әдәбиятны үстерүнең принципиаль мәсьәләләрен күтәрә, аның төп асылын «милли рух һәм характер көзгесе» буларак билгели.

Ибраһимов әсәрләре СССРдагы һәм чит илләрдәге күп кенә халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, төрекмән, башкорт һәм башка халыклар әдәбиятлары үсешенә зур йогынты ясый.
Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә вафат була.

«Галимҗан Ибраһимов көннәре»ндә барлык катнашучыларны, оештыручыларны шигърият берләштерде. Үткәрелгән чаралар, очрашулар, сәнгатьле укулар – төрле телләрдә иң матур кеше хисләрен белдерә. Шигърият кешеләрнең йөрәкләрендә яхшылык һәм мәхәббәт чәчсен һәм туган якны данласын.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.