Фикер язу

Казахстанда "Нәүрүз" бәйрәме

Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Казахстан Республикасы татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе Кәримов Тауфик Акрам улы чакыруы буенча Салават шәһәре татарлары конгрессы җитәкчесе Клара Зәкий кызы Сабирьянова Астана шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмендә катнашты, Казахстан Республикасы башкортлары һәм татарлары вәкилләре Зәйнуллин Роберт Филит улы һәм Дамир Рәфкать улы Солтанов белән уртак очрашу үткәрде.
Бәйрәм 5 көн дәвам итте. Катнашучылар гири күтәрү, армрестлинг, аркан тарту, ату теле, казакша курес, кой котеру һәм башкалар буенча ярыштылар. Биш ноктада да тирмәләр урнаштырылган, аларда ярминкәләр уза, шулай ук Казак милли сыйлары куелган иде. Мәйданчыкларда Казахстан эстрадасы йолдызлары, шәһәр коллективлары чыгыш ясады. ЕХРО халыкара күргәзмә үзәге территориясендә "Наурүз базары" Көнчыгыш ярминкәсе старт алды.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.