Фикер язу

“Әдәбият бәйрәме”

“Әдәбият бәйрәме”
3 март – Бөтендөнья язучылар көне.
Нәфис сүз белән кеше күңеленә җылылык, рухи ныклык бирүгә омтылыш, язучыларны олылау, хөрмәтләү, искә алу өчен 4 март көнне, Караидел районының модельле үзәк китапханасына без очрашу тантанасына җыелдык. Кичәдә районыбызның китап сөюче, туган телгә, әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган китап укучылар һәм якташ шагыйрьләр катнашты. Безнең Караидел ягы – каләм ияләренә бай төбәк. Районыбызда туып- үскән иҗат әһелләре арасында әсәрләре һәркемнең өстәл китабы булырлык язучы-шагыйрьләр бар. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз калдырган якташларыбыз килеп баса: Гаян Локман улы Локманов –башкорт язучысы (унлаган китап авторы), педагог, китапханәче, сугыш ветераны, Караидел районының беренче һәм бердәнбер СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Рәис Мәсәлим улы Риянов – язучы (20гә якын китап авторы), журналист, шагыйрь,тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, яуаплы секретарь, мөхәррир урынбасары, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торучы райондашыбыз Мурсиев Заһит Мирхәйдәр улы иҗатта яңа үрләр яулап, үзенең искитмәле төрле күләмле, тирән мәгънәле, эчтәлекле, тормышчан, гыйбрәтле әсәрләре белән куандырып яши. Аның әсәрләре җылы хисләр, якты тойгылар уята. "Ялкынлы иҗат" дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Очрашуда “Идел” түгәрәге әгъзалары Сәлимә Нигъматова, Нәзилә Ахкаметдинова, Гаян Локманов исемендәге премия лауреатлары Фидаил Сафин, Тәнзилә Якупова, Гөлсем Набиуллина илһамланып үзләренең шигырьләрен укыдылар, фәһемле фикерләре белән бүлешеп, очрашуга килгәннәрнең бик күп сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук олы якташ язучыларыбыз: Гаян Локманов, Раис Риян, Йомабикә Солтанова, Мөхәммәт Закиров, Наталья Галлямова, Заһит Акбуляковларны искә алдык һәм аларның әсәрләрен килгән кунакларыбызга укып ишеттердек. “Сердәш” төркеме әгъзалары да (җитәкчесе Зилә Фәйзелгаян кызы Рахматова) үзләренең яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, килгән кунакларга зур бүләк ясадылар, моңлы җырлары һәм кубызда уйнаулары белән бәйрәмне бизәделәр. Ә Гөлсем Набиуллина ”Гомер елгам” дигән үзенең җырын башкарып, кичэбезне җанландырып, матурлык өстенә матурлык өстәде. Район хакимияте башлыгының социаль- сәясәт буенча урынбасары Вәлинуров Рәмил Карам улы белән район китапханәләре челтәре директоры Сафарова Светлана Алексеевна бәйрәм белән котлап, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучылар барысы да үзләренең рәхмәтләрен әйтеп,шагыйрь- язучыларның иҗат чишмәләренең саекмавын, яңа әсәрләр, шигырьләр язып куандырып торуларын теләделәр. “Идел” әдәби түгәрәге каләм осталары күңелләренә илһам алып, яңы дәрт- дарман белән очрашудан таралыштылар
(Якупова Тәнзилә Муллаян кызы, «Башкортстан татарлары Конгрессы»ның Караидел бүлекчә җитәкчесе)

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.