Фикер язу

«Безнең сүз»

2024 елның 2 апрелендә Канлы-төрки мәктәбендә шагыйрь - җирдәшләр, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев һәм Факиха Хадиевна Тугузбаева әсәрләре буенча
ел саен үткәрелә торган район яшь укучылар «Безнең сүз» конкурсы узды. Әлеге чараның максаты – балаларның әдәби-сәнгать әсәрләрен иҗади башкару осталыгын формалаштыру, уку культурасына кушылу, сәнгатьле уку сәнгатен популярлаштыру, якташ язучыларның иҗатына кызыксыну уяту.
Конкурс өч яшь категориясендә узды: 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр, 5 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр һәм 9 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр.
30дан артык конкурсант Хәким Гыйләҗев һәм Факиха Тугузбаева иҗатын ачтылар, шигырьләрне яраттылар һәм тойдылар.
Конкурсантларны Бүздәк районы татар конгрессы рәисе Луиза Шәяхмәтова котлады, ул үз чыгышында һәр кешенең туган телен белергә тиешлегенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен конкурста катнашучылар саны арта бара, димәк, традицияләрне, гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр бар. Ул барлык конкурсантларга да уңышлар теләде.
Туган телләр һәм әдәбият укытучылары конкурсантларны намус белән әзерләделәр, репертуар сайлауга игътибар белән карадылар. Барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын һәм чыгышларының оригинальлеген күрсәттеләр. Нәтиҗәләр ясалганнан соң җиңүчеләр дипломнар, ә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.