Фикер язу

Гает-намазлардан соң бәйрәм үзәк мәйданга күчте

Район үзәге мәчетләрендә гает-намазлардан соң бәйрәм үзәк мәйданга күчте. Мәчетле мөхтәсибәте балалар өчен традицион хәйрия чарасы оештырды.

Мөселмәннәрне Мәчетле районы мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Айрат хәзрәт Борһанов һәм район мәдәният йорты башлыгы Радик Шәрәфисламов котлады.

Аннары балалар белән җитезлек, чыдамлык, кыюлыкны күрсәтү буенча төрле күңелле ярышлар үтте, аларны уздырырга РДК хезмәткәрләре, Олы Ыктамак авылының Дыуан күп профильле коледжы филиалы студентлары һәм яшьләр үзәге активистлары ярдәм итте. Уен формасында балалар мөселманнарның ничек сәламләве белән таныштылар. Ике командага бүленеп, киртәләр белән йөгерүдә, музыкаль-сүз һ.б. конкурсында катнаштылар. Уен барышында командалар чын бердәмлек күрсәтте.

Бәйрәм хөрмәтенә һәр бала тәм-том белән сыйланды. Моннан тыш, кунакларны кайнар плов һәм чәй белән сыйладылар.

Соңынан балалар өчен «Октябрь» кинозалында «Билял»мультфильмын бушлай күрсәтү оештырды.
(Мәчетле районы татарлары автономиясе рәисе Зөлфирә Сәлимова).

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.