20нче март көнне Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә читтә яшәгән авылдашлардан башка, Татарстанның Башкортстандагы Даими вакиле Йосып Диһанша улы Якубов, «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Архангель районы хакимияты җитәкчелеге катнашты.