Февраль ае–милләтебезнең күп кенә данлы шәхесләренең дөньяга аваз салган ай буларак билгеле. Татар халкының күренекле уллары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимовның гомер бәйрәмнәре дә шушы ел фасылында гына түгел, ә хәтта беркөнне–3 февраль!
22 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты. Чара башында кунакларны “Милли аваз” җыр ансамбле дәртле җырлары һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Утырыш Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина чыгышлары белән үрелеп барды.
21 гыйнвар Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасының ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ ВӘКИЛЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ.
Үз чыгышында Милли Шура рәисе БТКның узган елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында сөйләде. Шулай ук ул Дәүләт программалары, татар телле дәреслекләр, милли киемнәр, уен кораллары темаларына да тукталды.