Фикер язу

"Башкортостан Республикасының Шаран районы тарихында татарлар: туган якны өйрәнү, генеалогия, мәгариф, мәдәният"

Шулай ук, татар мәдәнияте айлыгы кысаларында "Башкортостан Республикасының Шаран районы тарихында татарлар: туган якны өйрәнү, генеалогия, мәгариф, мәдәният" дип исемләнгән чара үтте.
Чарада татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Масагутов Руслан Фәнис улы, Шаран районы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, туган якны өйрәнүче-тикшерүче, Россия һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Мусин Раил Хатип улы, Башкортстан татарлары конгрессының Шаран районы бүлекчәсе рәисе Сәлахов Зәбир Зыязетдин улы, туган якны өйрәнүче - тикшеренүче, генеалогия белгече Шәрипов Руслан Альберт улы һәм башкалар катнашты.
Авыл җирлегендәге үзәк китапханә китапханәчесе Н.А. Шакирова «Авыл җирлегендәге үзәк китапханә фондларыннан җирле авторларның туган якны өйрәнү китапларын күзәтү» темасына китапларга күзәтү ясады. Чараның кунагы Масагутов Р.Ф. китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте.
Әлеге кызыклы һәм әһәмиятле чарандан Шаран телевидениесы әзерләгән репортажны сылтама буенча карый аласыз:
https://vk.com/public46913704?z=video-46913704_456239939%2F17e607bcf4881...

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.