Фикер язу

Мөслимәләр бәйге тотты

14 февральдә Аскын үзәк мәчетендә “Исламда хатын-кызның роле” дип аталган күркәм чара үткәрелде. Аның чикләрендә җәмгыятебездә өлкәннәргә, яшьләргә һәм балаларга дини, әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, шулай ук алты авылдан килгән һәм өчәр мөслимәдән торган командалар арасында бәйге үтте.
“Башкортстан мөслимәләре” берлегенең Аскын филиалы оештырып үткәргән конкурста алты команда: Кашка авылыннан “Иман нуры”, Упканкүлдән “Сәгадәт”, Солтанбәктән “Ихласлар”, Аскыннан “Шөкердәшләр”, Үрмияздан “Нәсихәт”, Күбияздан “Бердәмнәр” көч сынашты.
Барлык команда да бәйгегә җитди әзерләнеп килгән: Коръән сүрәләрен уку, тәфсирен аңлату, хәдисне дәвам итеп, тәрҗемә итү, җәмгыятьтә дини һәм әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткән күренекле хатын-кызлар турында мәгълүмат җиткерү, сорау-җавап биремнәрен бәяләү җиңел булмады. Мөслим хәзрәт Ямалетдинов рәислегендә Сәлимә Әбүбәкерова, Раушания Әхмәдишина, Зимфира Закирова, Мәсүфә Мәхмүтовадан торган мәртәбәле жюри бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Гран-при Солтанбәк мөслимәләрендә, I урында — “Сәгадәт”, II урында — “Бердәмнәр”, “Шөкердәшләр”, III урында “Нәсихәт” һәм “Иман нуры” командалары.
Гыйлем алу, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылган конкурс бер тында үтте, командалар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Аннары барысы да бергә өйлә намазын укып, чәй табыны янында аралашуларын дәвам итте.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.