Фикер язу

Марича, татарча, удмуртча җырлар яңгырый!

Сайлауга килүчеләр бер-берсенә " Безнең участокта күңелле!" дигән язу белән фото, смслар җибәрә. Чыннан да сайлау участокларына халык милли киемнәрдән, гармуннар белән килә. Менә 12нче санлы мәктәптә урнашкан сайлау участогында " Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле" халыкны фойедан ук җыр белән каршы ала.
-Безнең гармунчы Рәүф шушы участокта тавыш бирә. Менә аның белән бергә килдек - бүген аның туган көне! Бәйрәм булгач бәйрәм булсын!- ди төркемнең җитәкчесе Фируза Бадамшина. - -Сайлауга бару безнең илдә гел бәйрәм кебек үтте, нинди елларда яшәсәк тә, гел шулай гармуннар белән күңелле итеп тавыш бирә идек!Сайлауда катнашмый калган чагым булмады, җитмешенче елларда үземнең дә комиссиядә эшләгәнем булды, бу эшнең авырлыгын да беләм. Быелгы сайлаулар минем өчен икеләтә бәйрәм: Президент сайлау туган көнемә туры килде, - ди Рәүф Төхбәтуллин.
509нчы сайлау участогында удмурт җырлары агыла. Биредә сайлаучы Фидәния Садырова һәм Роза Шәрәфисламова белән бергә " Выжы кум" фольклор төркеме килгән, гармунчылары Галихан Җиһаншин белән алар матур җырлар башкара. Халык туктап тыңлап тора, җырга кушыла, фотога төшә, бер- берсенә җибәрә. Ямьле!
-Әти-әниләр җигелгән атларга утырып сайлауга китәләр иде, бигрәк күңелле үтә иде сайлау көннәре, без дә, шул елларны искә алып, кешеләрнең кәефен күтәрергә булдык, - ди Роза ханым.
Ә 3499-нче санлы сайлау участогында мари җырлары агыла. Гармунда - мари активисты Игорь Губаев. Моңлы да, дәртле дә мари көйләренә кушылучылар да бар. Үз инициативалары белән сайлау көннәрен ямьләгән бу кешеләргә рәхмәт әйтәсе генә кала.Сайлау участоклары аларның чыгышы белән тагы да җанланып китә.Мондый чаралар тагы бер кат безнең халыкның никадәр дус, бердәм булуын күрсәтә.
Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.