Фикер язу

«Рух. Дәрт. Моң.» Төбәкара татар мәдәнияте фестивале Бишбүләк җирендә!

«Рух. Дәрт. Моң” фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны буенча быел чын-чынлап рекорд куелды: Башкортстан район-шәһәрләреннән һәм Русия Федерациясенең Татарстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәләреннән барлыгы 143 гариза кабул ителде. Бу матур чараны Бишбүләк район хакимияте, мәдәният бүлеге үткәрде, оештыруда Башкортстан татарлары Конгрессы ярдәм итте.
Финалга чыккан конкурсантлар арасында барган бәйге аеруча дулкынландыргыч булды – концерт сәхнәгә татар үзешчән артистларының иң-иң лаеклы талант ияләрен бергә җыйды.Бәйрәм чаралары мәдәният сарае фойесында башланды, анда халык һөнәрчелеге һәм декоратив – кулланма иҗат осталары, шулай ук Бишбүләк районы халык осталары эшләре бизәде.
Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, хакимият башлыгы урынбасары Алексей Данилов фестивальне районның мәдәни тормышында тагын бер якты бит булачагын билгеләп үтте.
Шәрәфле кунак – депутат, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары Конгрессы рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов фестивальнең оештыручыларына, катнашучыларына чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм халык мәдәниятен саклау эшендә алга таба да уңышлар теләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеннан, Бөтендөнья һәм Республика татар Конгрессыннан рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Төбәкара фестивальнең финалистлары шулай ук "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасыннан рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

“Рух. Дәрт. Моң” фестиваленең гала-концерты чын-чынлап халык талантларының бәйрәме әверелде. 30 мартта үткән гала-концертта 250дән артык үзешчән артист сәхнәне гөрләтте, ә тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде. Бу көнне шулай ук төрле номинацияләрдә – инструменталь иҗат, вокал, хореография, фольклор буенча җиңүчеләр билгеләнде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр арасында “Инструменталь иҗат” номинациясендә Чакмагыш районының “Идел” халык инструментлары халык оркестры (җитәкчесе – РФның мәгариф отличнигы Ренад Вәкил улы Кәримов) Гран-прига лаек булды.
Фестивальне әзерләу һәм оештыру өчен бик зур рәхмәт мәдәният бүлеге начальнигы Арефьева Елена Павловнага, оештыру мәсьәләләре буенча координатор Такутдинова Зулия Мәрвәр кызына, Бишбүләк мәдәният сарае директоры Зиязетдинова Айгөл Филал кызына, Башкорстан татар Конгрессының урындагы бүлекчә җитәкчесе Мусаева Лилия Марсель кызына, катнашучыларга!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.