Фикер язу

Һич тутыкмас бай һәм гүзәл “Халкым хәзинәсе”!

29 март көнне Бәләбәйнең “Урал-Батыр” милли мәдәни үзәгендә шаулап-гөрләп “Халкым хәзинәсе” муниципаль татар мәдәнияте фестивале узды.

Ел саен уздырыла торган әлеге зур чараның максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телне үстерү.

Фестивальнең дүрт номинациядән торган (вокал, музыка уен кораллары иҗаты, нәфис сүз, хореография) конкурсында балалар, өлкәннәр, коллективлар берсенән -берсе матур чыгышлары, осталыклары белән тамашачыларның көчле алкышларына, таләпчән жюриның гадел һәм югары бәясенә лаек булдылар.

Фестивальне фатиха сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Смородин Александр Павловичның, Бөтендөнья татарлары конгрессының урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Гәрәев Рәсүл Корбан улының башлап җибәрүе чараның мәртәбәсен күтәрү белән бергә катнашучыларга , һичшиксез, җиңү теләге, чәм өстәде.

Һәр номинациядә төрле яшь төркемнәрендә призлы урыннарга лаек булган җиңүчеләргә фестивальнең гала-концертында дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Жюри карары буенча Гран-прига “Ак калфак” вокаль төркеме лаек булды (җитәкчесе Галия Әхмәтшина, музыка җитәкчесе Зөлфирә Әүбакирова).

Гала-концерт һәм бүләкләр тапшыру мәле фестивальнең иң матур һәм тантаналы өлеше булды. 2019 елда башланып, инде аптынчы тапкыр уздырылган фестиваль халкыбызның буыннан буынга тапшырыла килгән мәдәни хәзинәсенең гаять бай һәм гүзәл, Бәләбәй җирендә талантлар чишмәсенең һич тә саекмавын, киресенчә, нәни чишмәләр бәреп чыгып, кушылып кына торуын янә раслады. Сөекле Тукаебыз сүзләре белән әйтсәк, “халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул”.
Тулырак “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең алдагы санында.

Зәйфә Салихова.
Фотолар :УРал-Батыр" милли-мәдәни үзәге

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.