Милли орнамент

Күп төсле бизәкле тукымалар һәм тамбурлы чигү сәнгате киң кулланылыш алган. Хатын-кызларның оста кулларындагы энә көнкүреш әйберләре (сөлге, челтәр, кульяулык һ.б.) һәм гыйбадәт кылу кирәк-яракларында (намазлыклар, Коръән өчен тышлыклар) төрле бизәкләр тудырган.
Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар. Горизонталь, туры сызыклар белән - җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр. Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сурәтләнгән. Күп төрле бизәкләр белән чигелгән әйберләр саклау бөтиләре булып саналган.

3 февраль - бөек шәхесләр туган көн!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев матур бәйрәмен - туган көнен билгели. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез.

Туган көнегез белән, Заһир Ахсанович!

Бүген, 3 февраль көнне, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Хәкимов Заһир Әхсән улының туган көне. Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә зурдан-зур үрләр яулавыгызны телибез. Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, Сез – зур хөрмәткә лаеклы кеше.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS