Каз өмәсе яшен-картын бергә җыйды

Мәчетле районының Абдулла авылында яшәүче Миләүшә һәм Фларид Корбановлар йортында узган каз өмәсе зур бәйрәмгә әверелде.
Каз өмәләре - элек-электән авылларда күренекле вакыйга булган. Ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә инде күмәкләп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.

Җиде буын җылысы

"Төмәнәк" татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә "Җиде буын җылысы" темасына түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә билгеле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укучылар, мөгаллимнәр һәм гаилә тарихы белән кызыксынучылар катнашты.

“Благовар каурые” зур бәйрәмгә әверелде

Языково авылының төп мәйданында “Благовар каурые” I ачык халык иҗаты фестивале узды. Мәртәбәле чарада Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары Зәлия Ахунова да катнаштылар.
Бәйрәм кысаларында этноихаталар конкурсы, осталык дәресләре, декоратив-кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

“Идел” яңа исемнәр ача

Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгытучы, тормышларын профессиональ җыр сәнгате белән бәйләргә телгән сәләтле яшьләргә юл ачучы татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы быел унөченче тапкыр оештырылып, яшь башкаручыларга яңа офыклар ачты.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS