ТЕЛЕ БАРНЫҢ – ИЛЕ БАР

27 нче февраль көнне Кушнаренко районының Калтай урта мәктәбендә “Теле барның – иле бар” исемле күркәм чара үтте. Әлеге чарада мәктәп укучылары татар шагыйрьләренең әсәрләрен яттан сөйләү буенча үзара көч сынашты. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы даими вәкиле А. Локманов, “Кызыл таң” гәзитенең яңалыклар бүлеге мөдире Р. Вәлитова, Башкортстан республикасының Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Р. Сөләйманов, Кушнаренко районы мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Л. Ахтямовалар бар иде.

Чара барышында балалар Г. Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, М. Җәлил, Х.Туфан, Ш.Гәлиев, Р. Миңнуллин, Ә. Атнабаев, Н. Нәҗми шигырьләрен яңгыраттылар. Шунысы үзенчәлекле: башлангыч сыйныф укучылары күпкә ихласлырак, моңлырак, поэтик әсәрләренең үзенә күрә тәмен тоеп чыгыш ясадылар. Утыз алты катнашучы арасында беренче урынга 5 сыйныф укучысы − Вәлеев Артур (Г. Тукайның “Су анасы” поэмасы өчен), икенче урынга 7 сыйныф укучысы − Шафин Айдар (Р. Кәримов “Онытмыйк авылыбызны” әсәре өчен), өченче урынга 4 сыйныф укучысы – Шафина Гүзәл (Ш. Гәлиевнең “Һай, тешем” шигыре өчен) лаек булдылар. Байтак укучылар “Патриотик шигырь”, “Сәнгати осталык”, “Г. Тукай традицияләренә тугрылык” кебек номинацияләрдә җиңүче дип табылдылар. Дөресен генә әйткәндә, бер бала да оештыручылар тарафыннан игътибарсыз калмады.

Бу күркәм чараның башында торган Каюмов Ринат Абзал улы (Кушнаренко районы Советы депутаты) һәм Гыйльманов Дамир Фәнүз улы ( “Калтай-Агро” оешмасының директоры) һәр катнашучыга үз бүләкләрен өләштеләр. Калтай урта мәктәбе укучыларына туган җирнең тугры патриотлары булып үсүләрен, әлбәттә, тормыш сынауларын үткәндә, кеше булып калуларын теләделәр.

Р. Вәлитова балаларга тәбрикләү сүзләрен җиткергәндә: “Укучылар, бер гасырлык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына языгыз, язылыгыз. Татар милләтнең киләчәге сезнең кулда!” – дип ялкынлы чыгыш ясады.

А. Локманов: “Теле барның – иле бар” дип атала бу чара. Безнең илебез дә, телебез дә булырга тиеш. Без моның өчен тырышырга, моңа көннәрдән бер көнне ирешергә тиеш” – диде. Һәм бәйгене оештыруда шактый көч салган мәктәп администрациясенә һәм укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының Мактау хатларын, “Башкортстан республикасы татарлары конгрессы” оешмасының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Гомумән алганда, Калтай мәктәбе хезмәткәрләренең, укучыларының, чакырылган кунакларның күңеленә хуш килде поэзия сәгатьләре. Ә иң мөһиме – онытылмаслык булып хәтерләрдә уелып калды.