24 октябрь көнне “Татарча тоталь диктант” акциясе уздырылды

24 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты бинасында “Татарча тоталь диктант” акциясе уздырылды. Бу чараны оештыруда Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге дә актив эшчәнлек күрсәтте.
Диктант язуда якынча 100 кеше катнашты. Аларның иң кечесенә 13 яшь булса, иң олысына исә 82 яшь иде. “Татарча тоталь диктант” акциясе төрле профессиядәге кешеләрне үз тирәсенә җыйды. Татар телендә дөрес һәм грамоталы яза белү мөмкинлекләрен студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, эшчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре сынап карады. Мондый чаралар киләчәктә дә милләттәшләребездә туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнергә теләк уятыр дип ышанасы килә.