3 февраль - бөек шәхесләр туган көн!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев матур бәйрәмен - туган көнен билгели. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез.

Васил Габтелгаяз улы 1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туган.
1990елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик читтән торып уку мәктәбен «Хокук белеме», юрист белгечлеге буенча тәмамлый.
Бик бай хезмәт эшчәнлеге үтеп, 2010-2014 елларда Чаллы шәһәре мэры вазифасын били. 2014 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары; 2017 елның 3 августыннан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе вазифаларын үз өстенә йөкли.